песи - defne lyrics
шәһәр түбәсе астында
кошларны мин ишетмим
мин картасыз, мин хуҗасыз
урамдагы ялгыз песи
караклардан курыкмыйм
үзем — аларның берсе
тырнакларым бик чәнчи
ярата аласың мине
әмма синеке булмыйм
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
«минем аппагым» диясең
кунакларың алдында
өең булдым дип мактанасың
әммә бу бина гына
«кс, кс, кс» дип әйтеп кара
көзгедәге аңгырага
мин калмамын, мин качармын
синең бозлы кулыңнан
урамнарда югалттың
урамнарда, урамнарда
кочагың артык каты
теш күрсәтергә булдым
урамнарда югалттың
урамнарда, урамнарда
кочагың артык каты
теш күрсәтергә булдым
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
мин сиңа кирәгерәк
син миңа караганда
башыңа бәхет булып
төштем — син сакламадың
Random Song Lyrics :
- vaccine - darkside e lyrics
- î - @thewillpike lyrics
- zoom - forrest. lyrics
- live the life - polilli lyrics
- judas - toxik lyrics
- исповедь (confession) - nothingboyzez lyrics
- опля (oplya) - folkpro lyrics
- sinhô sol - zingue lyrics
- zakochana w bicie (miranda) - ofelia (iga krefft) lyrics
- exit#01 big bang - max dlg lyrics