
сора хәлемне - elina lyrics
әгәр йокламасаң туңып ялгызлыкта
әгәр яшьләреңне фаш итсә таң
әгәр борчуларың яра булып акса
берүзең батма авыр булса
иртәгәгә карарга үткән тормыш упкынында
хәтирәләр кочагында буылсаң я тыгылсаң
сора хәлемне, оялма бер дә
мин сине аңлармын, үзем дә шул хәлдә
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
чын әңгәмә башлыйк иркәм
тормыш бормалы юл белән безне йөртә
якты көннәр сирәк була
шул вакытта кап*караңгы төннәр буа
нәрсәләр тоям минем гәеп, телим дәваланырга
игътибарың бик мөһим, ләкин булыр микән файда
билгесезлектә яшәү тынычлык
ачылу хисе, беләсен, үзе бер батырлык
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
көннәр бит җылынмый эчтә туң булганда
кояшым син кайда?
җитәр кайт яныма
үткәннәргә кайтсам
башка юлны үтсәм
кем булыр идем хәзер
үзем булыр идемме?
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
беркөе
һәрвакыт беркөе
алдыйм сине һәм үземне
чын хисем җиде йозак артында
Random Song Lyrics :
- ropnej skaut - sosr lyrics
- боль + удовольствие (pain + pleasure) - крест (krest) lyrics
- playing with fire (japan version) - kori mullan lyrics
- hermès - puuki, lil dripy & snaxo lyrics
- 500 kitipo - flow 28 lyrics
- la hora del sushi - sherparanoide lyrics
- bounded - thousands of evils lyrics
- örökzöld - leander kills lyrics
- wait until tonight (my love) - phil fearon & galaxy lyrics
- paranoia - rich wallace, misso & jakob lyrics