
чыкма судан - аигел feat. ildar vargan lyrics
[текст песни “чыкма судан”]
тирән диңгез
тирән иде диңгезебез
без узышып йөзеп чыктык аны нигә
ә нинди наз белән тулы иде суы
мең ел элек без сикердек аңа бергә
текә ярдан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
чыкма судан
бу офыктан
кояш каны агып тора иде һәр кич
ә без карап тора идек аңа, сокланып, ерактан
хыяллана идек, беркөн куып җитеп диңгез читен
күрербез дип бу галәмне теге яктан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
чыксак судан
нәрсә булыр
чыксак судан
офык * үткен пычак йөзе
киселәсең, сак бул, йөзеп
җитсәң * ул ялтырап тора
ә тисәң * кисеп аера
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
һавадан суны
гәүдәдән җанны
коры җиргә
дулкын ташлап киткән безне
без, тын да алмыйча, тизрәк очканбыз суынып беткән күгебезгә
нигә соң кояшка гына карап торганбыз юл буе
бер дә карамыйча күзгә
ә нинди хис бүләк иде безгә
хис җилендә без куышып, тузып беттек
без, тончыгып, бутап асны*өсне, күкне боздык
яңгыр булып яудым тиз*тиз
яшен булып, син, атылып стрелою вниз
баттың суда
баттың суда
кояш нуры * пычак очы
киселәсең, сак бул, очып
җитсәң, ул ялтырап тора
ә тисәң * кисеп аера
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
төннән көнне
миннән сине
һавадан суны
гәүдәдән җанны
Random Song Lyrics :
- affriga - puntogangpunto lyrics
- migos - kimmv lyrics
- hear from me - kee valid lyrics
- weapon - kz angela lyrics
- where does my poo go? - the beanies lyrics
- california - rua lyrics
- big raxx - stacy money lyrics
- ain't nothing - monica lyrics
- bloody eye - tonycodak lyrics
- pela primeira vez para sempre - walt disney records lyrics