
бәләкәйдән (belekeyden) - subra lyrics
[кушымта: subra]
бәләкәйдән, минем теләгем
синең белән дөньяның кирәген
бирергә, егетләр менә! дип һәркем
әйтсен, тик мин бит белмәдем…
[1 куплет: subra]
мин бит белмәдем ничек барсы килеп чыгачак
кичә генә иде бит безнең тиле балачак
кайчак сагынам тик инде кире кайтмам
укуга атламам мәктәп басмаларыннан
караңгы тыкырык кырыннан утмәсмен куркып
“жәлил” дип дөньяны яңгыратып
чакырмас инде бәләкәй динар футболга
элеккечә кайтмас инде хәзер дуслар авылга
элеккечә беләм булмас инде бернәрсә дә
кайта алмассың бик нык кайтасың килсә дә
тик исемдә генә калыр һәр кеше
һәр кешенең гомеремдә үз өлеше
мин сөйгәнем икенченең тормыш иптәше
мине сөйгәне өченченең кәләше
сөйгәнемне әйтмәдем, сөйгәнне сөймәдем
үткәнем үкендерә, чөнки үзем әлегә
исемдә, дустым мәхәббәтен сөергә
вакыт таба алмый иде хыялга ирешергә
бирде әһәмият тик сүнмәде мәхәббәт
булма хыялый дисәм әйтер иде рәхмәт
тик мин әйтмәдем, мин бит чөнки белмәдем
татысы килә иде бәләкәйдән дөнья тәмен
тик белмәдем рәтен, яшәу үзе маҗара
яле тирә ягыңа күзеңне ачып кара
Random Song Lyrics :
- fake smile - lil radih lyrics
- superstition - soulfly lyrics
- i left you under the moon - psych lyrics
- 650 - omb peezy lyrics
- 想いあい (omoiai) - the shes gone lyrics
- quiet room - 有機酸 (yuukisan) lyrics
- hard (remix) - lil r jab lyrics
- find my way - dillanm lyrics
- 黒い秋桜の花が泣いた (black cosmos) - 久保あおい (kubo aoi) lyrics
- poso se thelo - konstantinos argiros lyrics