lirikcinta.com
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

lirik lagu ay kizi – gauga

Loading...

кайтып керә буш фатирга
салып ташлый киемнәрен
җанын теләп юатырга
бии башлый биюләрен

караңгы төн
ягымлы тән
юылган өн
тылсымлы ямь

ачып куя пәрдәләрен
хозурлыгын айга юллый
уйнап кына һәм мөлаем
ай ирлеген назы яулый

караңгы төн
ягымлы тән
юылган өн
тылсымлы ямь

ай белән кыз бии
үрелгән чәчләрен сүтә дә
айга иңеп көйли
әйтмичә сүз хисен
ай кызны үпкәндә
зәп*зәңгәр күзләрен күрә дә
аңларга өлгерә
серләренең берсен
ай белән кыз бии
сүтелгән чәчләрен кыса да
айга иңеп тыңлый
йөрәге тибешен

lirik lagu lainnya :

YANG LAGI NGE-TRENDS...

Loading...