lirikcinta.com
a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9 #

lirik lagu татарлар (tatars) – ittifaq

Loading...

[җырның тексты «татарлар» ft. t&b]

[кереш]
yeah, ittifaq
[?]

[куплет 1]
күзләр шар, борыннан килә пар, күзәнәклә*
реңә кадәр үтеп керә безнең көй карап бар
итти, тике*тике тик тормый
тәти кызларның башларыннан сыйпый
безнекеләр сак бул, ниләр генә сатмый
күлмәкләрен салмый, күбесе түзалмый
йолдыз икәне сизелә бераз (бераз)
gucci, escalade, миллион бакс (бакс)
тап*таман, бер дигән!
кемнең ашыйсы, кемнеңдер яшисе килә
бәлки ул зәгыйфтер – без утырткан чәчәк
әммә керпеләр яши һәм яшәячәк

[кушымта]
татарлар килә, керә һәр өйгә
сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
сатам бер меңгә, акчаң бардыр
егетләребез матур бәяне арттыр
татарлар килә, керә һәр өйгә
сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
сатам бер меңгә, акчаң бардыр
егетләребез матур
[куплет 2]
халык ялкау, абау, берсе түли, икенчесе урлый
берсе төннәр йоклый алмый, икенчесе йоклый
тизрәк кеше күрмәгәндә генә урлап кала
каракларның кулы кыска булса да, шәп ала!
канатлысы иҗат белән, дәрт белән
карт белән, яшьләре дә кушылып китә әле
йокы туймый, төннәрен кайный эшләр
безнең иҗат җимешләре әле байтак яшәр
балтач яшәр, казан яшәр сүз дә юк
казан яшьләренең күрәсең бит күңелендә ут
сүндереп карале хой хой кулларың пешәр
көнчыгыш казан татарлары һәм көнбатыш мишәр
әллә инде син дә реп укый башладыңмы?
әллә инде син дә эстрадаңны ташладыңмы?
нигә салават радиода ишетелми?
ул бит андеграунд, авызыңнытегим!

[куплет 3]
минем кебек укып кара җаный
минем кебек яшәп кара
тора бара иң чыдамнары да
хуштан язып канаган урыннарын актара
батып баручы үзе үзен генә коткара
әйдә кем беренче башлый бу җыр упкынга ташлый
берсе дә кулын бирми
ачыктан ачык турыдан туры ittifaq һәм t&b
үз эшен яхшы эшли
теләгән кеше тыңлый теләмәгәне тыңлый
бәяң бер тәңкә минеке бер сум
тормыйм яшереп
син аласың тирләп пешеп мин теләсә нәрсә әйтеп
теләсә нәрсә эшләт
я мине ярат я кесәдән йодрык күрсәт мөртәт
башта мин шәймиев аннары мин минтимер
башкалар нокта куйганда мин язып куям өтер
башыңа берне б*б*б*б*бәрәм
син*дә*шу*ны*өй*рән
әзһәмова тавышы кебек сүзем үзәккә үтеп керә
акылны бетерә ахыр чиккә җиткерә
көчсезләре йөткерә усаллары төкерә
иттифак читтән карап сездән шаркылдап көлә
көтмәгән идегезме ә без килдек
рөхсәт сорамыйча ябык ишекләр аша
очраклы рәвештә хезмәт куймыйча тирне түкмичә
миңа җиде яшь ә сиңа ничә?
[кушымта]
татарлар килә, керә һәр өйгә
сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
сатам бер меңгә, акчаң бардыр
егетләребез матур – бәяне арттыр
татарлар килә, керә һәр өйгә
сиңа көч бирә, тагы ни кирәк?
сатам бер меңгә, акчаң бардыр
егетләребез матур – бәяне арттыр

[аутро]
бәяне арттыр, бәяне арттыр
бәяне арттыр

lirik lagu lainnya :

YANG LAGI NGE-TRENDS...

Loading...