lirik lagu алдымда (in front of me) – гыйлем (gylem)
[1 куплет]
юк, булмады, юллар кабат югалды
көчле җил исеп килеп кире бозды агымны
уйда торган хыяллар, балкымыйча сүрелә
комнан ясалган йорт сыман кибеп туза, сибелә
тагын минем тавышым, ишетелмичә калды
«нишләп сине тыӊламыйлар?» – сорау әрнетә канны
озак уйланган фикерне, тиз йота кыюсызлык
уӊышлар җыентыгына куела озын сызык
уйлар гүя пыяла ватылып коела
һәм җанга тынгы бирми, кадала, сыкрата
балачаклардан бирле җыелып барган
хәтердән чыгарып булмый аларны һаман
ике кулны да чорнап, аерып дөньядан
үз*үземне куркытып, ясалмаган хатадан
почмактан почмакка күчеп вакыт тик оча
дүрт дивар арасында да ишек таба алмыйча
кем өстенә селтәргә, җыелган гаепләрне?
пәрдә артына каплап үземнеӊ кимчелекне
сәбәпләр генә эзләп, аклану табырга
һәрчакта да үземне дөрес якка куерга
гел чиста калырга һәммәбезнеӊ теләге
ялганга ышандырып юатабыз йөрәкне
туры юлны калдырып кире китәбез сукмактан
һәм көннәр бозылган чакта батып калабыз пычракта
[припев]
ничә еллар үтсә дә, күп сынаудан узсаӊ да
бәхет һәм уӊышка барыр юллар озыная
көзге каршысында ачу килә бар дөньга
ләкин күреп булмый гаеплене күз алдында
[2 куплет]
гомернеӊ бер көнен киченнән сызып атып
ахырга үрмәли безгә язылган вакыт
дөньяны ямьләтерлек, көч кала балачакта
ялганны күреп туйгач, өметләр юкка чыга
сизмичә дә бу тормыш әйләнгән ярышка
башымда тавыш куша – «кешедән калышма!»
акча чире тиз йога, саранлыкка сабыша
үзен бай күрсәтәм диеп кеше акылданшаша
булганга шөкер итеп, куанып көннәр үтми
бар әйбер булса да, һаман нәрсәдер җитми
исән*сау яшәсәктә, баш чыкмый зарланудан
интекмичә торып булмый икән безнеӊ дөньяда
[припев]
ничә еллар үтсә дә, күп сынаудан узсаӊ да
бәхет һәм уӊышка барыр юллар озыная
көзге каршысында ачу килә бар дөньга
ләкин күреп булмый гаеплене күз алдында
[припев]
ничә еллар үтсә дә, күп сынаудан узсаӊ да
бәхет һәм уӊышка барыр юллар озыная
көзге каршысында ачу килә бар дөньга
ләкин күреп булмый гаеплене күз алдында
lirik lagu lainnya :
- kumpulan lirik lagu fdh › lirik lagu valhalla – fdh
- kumpulan lirik lagu politics joe › lirik lagu rishi sunak – prince of bel-air – politics joe
- kumpulan lirik lagu katarixd › lirik lagu холод (cold) – katarixd
- kumpulan lirik lagu aren › lirik lagu bonaparte – aren
- kumpulan lirik lagu erana clark › lirik lagu forever child – erana clark
- kumpulan lirik lagu offset › lirik lagu snakes in the grass – offset
- kumpulan lirik lagu gateway worship espanol › lirik lagu nueva doxologia – gateway worship español
- kumpulan lirik lagu jeune sachet › lirik lagu adderall – jeune sachet
- kumpulan lirik lagu am taxi › lirik lagu movie about your life – am taxi
- kumpulan lirik lagu crucified › lirik lagu the killer – crucified