lirik lagu селкен (selken) – гыйлем (gylem)
[1 куплет]
без сиӊа бүген, без сыман үткен
көебезне тыӊлатабыз вакытыӊ күпме?
күпме, вакыт таралып бара юкка
гомер елга сыман ага алга таба
урында торырга ярамый бу дөньяда
тик алга, йә артка тарта безне замана
тагылып кына, барып булмый еракка
ярдәм көтмичә, басып кара аякка
миннән булмый дип ятканчы, бар нәрсәгә зарланганчы
тәрәзәдән кара ачып, ташны яра язгы тамчы
ашыкма, иренмә җиде тапкыр үлчәргә
тырышлык белән табыла ачкыч һәрбер ишеккә
уйда булган теләгеӊне, чынга ирештер бүгеннән
көтеп торма уӊай көнне, килеп җитми ул мәӊге дә
бирешүгә, җиӊелүгә кирәкми үкенергә
бездән сина бар бер киӊәш * бары тик селкенергә
[припев]
селкен селкен, көн саен селкен
ут сыман тиз һәм ук кебек үткен
бүген, бул шуӊа селкен
каушама селкен, таш булма селкен
[2 куплет]
ничә еллар аша, купме уйлар башта
ләкин әни хаман куша – улым ныграк аша!
үз үзеӊә патша бул әйләнмә ташка
һәрчакта әзерлән салкын һәм бик озын кышка
чылбыр булып буып ала, уйдагы курку багана
төбенә ялганып кала, тарта кире артка таба
тик күӊел ашкына алга, югарыга биек тауга
никадәр авыр булса да, кирәк бит адым ясарга!
сәбәпләр эзләмичә, тешеӊне тешкә кысып
бөртекләп куатне җыеп, үзеӊә каршы басып
хөҗүм иткән фикерләрне бөтеннәй үзгәртергә
үзеӊне керткән киртәдән кире чыгып китергә
акыл гел алда булсын, аӊлап куй һәр өтерне
аны гөл сыман үстер һәм тулсын белем өйеме
тырма башына басмастан кабат азаплар күреп
бар эшкә дә тотынырга баш миләрен селкетеп
lirik lagu lainnya :
- kumpulan lirik lagu brandon carter › lirik lagu reality – brandon carter
- kumpulan lirik lagu kasto › lirik lagu scalini – kasto
- kumpulan lirik lagu tom savage › lirik lagu chilling – tom savage
- kumpulan lirik lagu blokkmonsta uzi sdby › lirik lagu tief im wald – blokkmonsta, uzi & sdby
- kumpulan lirik lagu telana › lirik lagu lose my cool – telana
- kumpulan lirik lagu slon pl › lirik lagu dzieci ognia – słoń (pl)
- kumpulan lirik lagu theo goude › lirik lagu skyn – théo goude
- kumpulan lirik lagu sly desilva › lirik lagu bay street – sly desilva
- kumpulan lirik lagu mindfellaz › lirik lagu så mitt frö – mindfellaz
- kumpulan lirik lagu dima richman › lirik lagu slim jenemy – dima richman